,
эзләү 0.001 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Теге, кем әйтмешли, тауга каршы үгез егарлык көче булса да, беркайда да эшләргә теләмәгән, теләсә кемгә бер стаканлык эш эшләп «тамагын миргә салып» йөрүче бер бәндәгә әйләнгән иде инде әйләнүен. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- һич айный алмый, үзе дә игелек күрми, шул эчүе аркасында хатыныннан аерылып, артыннан ияртеп кайткан бердәнбер кызына да көн яктысы күрсәтмәде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- шушын 8 дый таза ирнең нилектәндер гомерен заяга уздырып, башкага өйләнми, инде менә хәзер кызын да үстереп, укытып, кеше итеп, кияүгә бирү шатлыкларын да күрә алмыйча, эт тормышы белән яшәп, иртә үлеп китүен жәлләп, күз яшьләрен тамызучылар да булды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Гадәттә, эчәргә ярата торган барлык ирләр кебек үк, айнык чагында искиткеч яхшы, йомшак күңелле, изгелекле-игелекле, ни кушсаң да, барысын үтәргә, сорасаң, җәһәннәм базына кереп чыгарга да әзер булган бу адәм заты эчсә, иблис алыштырып куйган кебек үзгәрә иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Кыска буйлы, төп кебек таза, табак битле, ярым пеләш башлы, шешенеп беткән кысык күзле, кызыл йөзле, билен каеш белән буып куеп, йомшак кына баскалап, тавыш-тынсыз гына кайтып керә дә, дөньясына булган бар ачуын, нәфрәтен шул газиз, ятим, ничек кенә җәберләсә дә, сабыйлыгы белән барысын кичереп, гафу итеп, хәтта шушы әтисе биргән тормышка риза да булып яшәргә тырышып ятучы, яратыр башка кешесе булмаганга, әтиләрне ничек булсалар да яратырга кирәк дип уйлаганга, аны чиксез яратучы кызына чыгарып, үзенең бәхетсезлекләренең сәбәбен дә ирексездән аңа кайтарып калдырып, өйне тузгытырга, билендәге каешын чишеп алып селтәнгәләргә, әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә әйберләрне кыйнарга тотына иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- ә Галиясе, сабый Галиясе, аның, ниһаять, йоклап китүенә Ходайга мең рәхмәтләрен укып, идәнгә сузылып яткан әтисенең баш астына мендәрен куеп, чебен-черкиләр борчымасыннар өчен битенә чүпрәк, өстенә одеялын каплап, гадәттәгечә, куркуыннан тиз генә тынычлана алмаганга, чираттагы йокысыз төнен 9 уздырыр өчен яраткан урыны – тәрәзә төбенә менеп утыра иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бар дөньяга ай нуры таралган. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бары тик шушы тынлыкка, җанына рәхәтлек бирә торган тынлыкка кереп югаласы гына килә. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Шушы вакытта иске генә өйнең черегән рамлы тар гына тәрәзәсе төбендә кечкенә куллары белән кочаклап тоткан тез башларына юеш борынын терәп тынып калган нәни кыз баланың ниләр уйлаганын беркем дә белмәде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бары тик ай гына, әллә хәлен аңлап, әллә аңламыйча, юка чәчләреннән, яланаяк йөгереп чебиләп беткән аякларыннан, егылса да, еласа да, беркайчан назлы, иркә куллар тоймаган кечкенә генә гәүдәсеннән иркәләде, өшегән җанын аз гына булса да җылытты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ